Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш җиде елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә. Канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Безнең авылыбызда да инде сугыштан исән кайткан ветераннарыбыз калмады. Ләкин аларның һәрберсен без исебездә тотабыз. Авылдашлар, күршеләр белән җыелышканда, хәтерне яңартабыз, ветераннарыбызның сөйләгәннәрен искә төшерәбез.
Вәҗиев Насих Салах улы 1918 нче елның 12 нче февралендә Сарман районы Минзәләбаш авылында туса да, аның яшьлеге дә, картлыгы да безнең Әлмәт районының Урсалабаш авылында үтте. Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә үк Вәҗиев Насих фронтка юл ала, 1941 нче елның октябрь аенда аны сугышка озаталар. Европаны буеннан буена уза ул, Австриягә барып җитә. Вәҗиев Насих абыйның сөйләгәннәре буенча, ул үзенең ботальонкомандиры белән берничә ай пленда була. Алар бик күп каршылыкларны, авырлыкларны үтәләр, бергәләп лагерьдан кача алалар. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен Вәҗиев НасихII дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Башка орден-медальләре дә бар. Сугыштан 1946 нчы елны кайта. 1947 нче елдан Әлмәт районының Урсалабаш авылында яши. Үзенең тормыш иптәше Хөснелбанат белән 3 ул, 2 кыз үстерәләр. Пенсиягә кадәр колхозда ат караучы булып эшли.Вәҗиев Насих Салах улы 2007 нче елда вафат була.
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”нең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы