Халыкара Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Әтнә районында чаралар үткәрелде.
Олы Мәнгәр авылы китапханәсендә «Асылташ» төркеме өчен «Холокост — халык фажигасы» дигән чара узды. Фашист тоткынлыгында булган авылдашларын барладылар.
Байбеков Закир, Галиев Әдхәм, Гыйләжев Шәйхи, Сабиров Габделхай, Закиров Зариф, Ибраһимов Хөсәен, Ибрагимов Газиз, Муллагалиев Дәули, Нәжмиев Фәйзи Габдрахманов Нурислам, Ягудин Нурислам, Мәхмутов Мәгсум абыйлар. Искә алуыбыз аларнын рухларына дога булып барып ирешсен.
Авылыбызда яшәгән фронтовик Закир абый Байбеков әсиргә төшеп Бухенвальд улем лагерена эләгә, анда язучы Нәби Дәули белэн бергә була. Сонрак Нәби Дәули «Яшәу белэн улем арасында» дигән улемсез китабында бу лагерьда фашистларның вәхшилекләрен, совет әсирләренен минут саен улем сагалап торганда да рухларын төшермичә, фашистларга каршы көрашен тетрәндергеч итеп сурәтли. Нацистларның коточкыч рәхимсезлекләре, концлагерьдагы тормыш, массакуләм атышлар турында хикәяләр чарада катнашучыларын берсендә битараф калдырмады.