Корпункт:
Түбән Мактама авылыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышына 236 кеше китә. Шуларның 141 яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Аяусыз сугыш 65 хатынны тол калдыра, 117 баланы сугыш ятиме итә.
Балачаклары авыр сугыш, сугыштан соңгы елларда үткән, алдагы көннәрендә ятимлекнең бар ачысын татыган сугыш ятимнәре Нуриев Фәндәт абый һәм Хабибуллина Сәгыйдә апаның истәлекләрен тыңлаганда күзләр яшьләнә. Шул еллардагы ачлык, ялангачлык, гомергә “Әти” дип дәшәргә тилмереп яшәү, бугендә аларның йөрәк ярасы булып тора.
Бик авыр елларда Түбән Мактама авылының язмышы ил язмышына кушылды. Әтиләре, ирләре, уллары, туганнары сугыш кырларында көрәшкәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз, яшь үсмерләр үзләрен аямыйча эшләделәр.