Зинаида Мартыновна (Зина) Портнова — пионер-герой, совет подпольщицасы, партизанка, «Яшь үч алучылар» яшерен оешмасы әгъзасы, немец гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнгән Белоруссия ССР территориясендә К.Е. Ворошилов исемендәге партизан отряды разведчигы.
1926 елның 20 февралендә Ленинградта эшче гаиләсендә туа. 1941 елда 7 сыйныфны тәмамлый. 1941 елның июнь башында мәктәп каникулларына Витебск өлкәсенең Шумилин районы Оболь станциясе янындагы Зуи авылына кайта. Германиянең СССРга һөҗүменнән соң Зина Портнова оккупацияләнгән территориягә эләгә.
1942 елдан ул «Яшь үч алучылар» Обольск яшерен оешмасы әгъзасы була. Халык арасында листовкалар таратуда һәм басып алучыларга каршы диверсияләрдә катнаша. Немец офицерларын яңадан әзерләү курсларының
ашханәсендә эшләгәндә, подполье күрсәтмәсе буенча ул шулпаны күсе агуы белән агулый( 100 офицерны үлемгә китерә).
1944 елның 10 гыйнварында Полоцкида яки Витебск өлкәсенең Полоцк районы Горяны авылында вафат була. СССР Югары Советы Президиумының 1958 елның 1 июлендәге Указы белән Зинаида Мартыновна Портновага Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң), аңа Ленин ордены һэм "Алтын Йөлдыз" медале тапшырыла.
