Корпункт:
Татар халкының сөекле улы, каһарман- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 15 февраль көнне 120 ел. Гомере кыска булса да, аның шигырьләре үлемсез. 13 февраль көнне С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда аның ялкынлы шигырьләрен балалар башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы район бүлекчәсе һәм мәгариф идарәсе оештырган нәфис сүз башкаручылар конкурсында 4 яшьтән 16 яшькәчә 86 бала катнашты.
Лицей укучылары конкурска әдипнең төрле елларда язылган шигырьләрен тәкъдим иттеләр һәм беренче-икенче урыннар алдылар. 2а сыйныфы укучысы Струков Альмир "Ишек төбендә" шигыре белән иң зур бүләккә- гран-прига лаек булды.Чарада лицейның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
