Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Сугыш чоры баласы Зиганшина Сафия Хаматгалим кызы 1931 елның 17 нче февралендә Түбән Абдул авылында, күп балалы колхозчы гайләсендә, 2 нче бала булып дөньяга килә. Зиганшина Сафия Хаматгалим кызының гомер юлы искиткеч авыр чорга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда ана бары тик10 яшь кенә тулган була. Әтисе Хаматгалим Зиганша улының Түбән Абдул авылының кыр капкасын чыгып, таш күпер аша сугышка китеп барганын, әнисенең күз яшләрен сөртеп, кечкенә сеңелләрен кулында күтәреп озатып калганын, ул әле дә хәтерли. Зиганшина Сафиянең бала чагы Бөек Ватан сугышы чорларына туры килүе аны кечкенәдән үк үсмер итеп куя. Ашарга табырга бик авыр чорлар , әнисенең кулында биш бала,шуның өчен Сафия башка балалар белән авылдан илле чакрым җирдә урнашкан авылларга барып, байрак гаиләләргә эшләп кайткан. Унике яшьлек Сафиягә бәрәңге алу, утын ярып, аны әрдәнәләргә өеп кую, яз җиткәч агач өйләрне юу, бала карау кебек эшләрне башкарырга туры килгән. Шундый авыр эшләрне башкарган өчен аңа бай гайләләр көнлек тамак туйдыру өчен ризык биргәннәр.
Зиганшина Сафиягә Елховой җидееллык мәктәбенең бары ике сыйныфын гына укырга туры килә Тагы да укыр иде, кияргә киеме, ашарга ризыклары җитми.Әтиләре дә Бөек Ватан сугышында үлеп кала. Сания исемле иң төпчек сеңелләре ун яше тулганда ачлыктан шөшенеп үлеп китә. Сафия Хаматгалим кызы инде унбиш яшләрендә зурлар белән беррәттән кырда колхозчыларга аш пешереп ашату, кыш көннәрендә сарыклар , дуңгызлар фермасында эшләргә туры килә. Аңа үз тормышын корып, балалар алып кайту насыйп булмый, ләкин шуңа карамастан да сеңелесенең тугыз айлык баласын үз баласыдай карап, тәрбияләп үстереп, аны олы тормыш юлына бастырырга туры килә.
Гомерен туган авылына, колхозга бәйләгән, эшчән, тырыш Сафия Хаматгалим кызын илебез үсешендә күрсәткән батырлыклары өчен «Почёт билгесе ордены» һәм бик күп медалләр белән бүләклиләр.
Бүгенге көндә 95 яшен тутырган авылдашыбыз Зиганшина Сафия Хаматгалим кызын олы юбилее белән котлап Түбән Абдул авыл советы рәисе, ветераннар советы рәисе һәм Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре аның өенә барып, матур теләкләрен белдереп, бүләкләрен тапшырып кайттылар.
Дөньяның әчесен – төчесен татыган булсада, Сафия Хаматгалим кызының күзләрендә бәхет нурлары сүнмәгән,йөзе якты – нурлы, чөнки ул бүгенге көндә үзе кадерләп үстергән кызы Кадриянең хөрмәтендә яши.
“Озын гомерле әби-бабайлар- авылның горурлыгы”
Корпункт:
