Корпункт:
Мингалимов Мингата Сәрим улы 1921 елда ТАССРның Беренче Май районы Түбән Абдул авылында туа. Авыл мәктәбенең 7 сыйныф уку елын тәмамлый. 1941 елның 15 маенда ТАССРның Беренче Май РВК тарыфыннан хәрби хезмәткә алына.Хезмәт елларында радиотелеграфчы булып хезмәт итә.1941 елның 22 июнендә фронтка китә.Яралана, Мичурин шәһәрендәге эвакгоспитальдә дәвалана.
Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен»медальләре белән бүләкләнә.1946 елның 15 ноябрендә демобилизацияләнә.Туган авылына
кайтып, колхозда хезмәт итә.Хатыны белән бергә 5 бала тәрбиялиләр.Түбән
Абдул авылы зиратында җирләнгән.
