Корпункт:
1924 елда ТАССР ның Чирмешән районы Бөркет-Ключ авылында туа. Белеме: урта юридик.
Бөек Ватан сугышында катнашу: 1942-1945 елларда Приморье фронты солдаты, курсанты, рота старшинасы, Япониягә каршы сугышларда катнаша.
Бүләкләр: «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен»медальләре.
Хезмәт: 1950-1952 еллар-ТАССР ның Кукмара районы прокуроры ярдәмчесе;
1952-1953 елларда-Казан өлкәсе прокуроры ярдәмчесе;
1953-1955 елларда-ТАССРның Теләче районы прокуроры.
1955-1961 елларда-Теләче район хезмәт ияләре депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе;
1961-1962 елларда-ТАССР Югары Советы Президиумы канцеляриясе башлыгы;
1962-1964 елларда-ТАССР сәүдә министры.
Класс чины: 2 нче класслы юрист.
