Корпункт:
Тарихта кешелек дөньясы хәтерендә мәңге кала торган вакыйгалар бар.
Алар исәбендә, һичшиксез, Икенче бөтендөнья сугышында совет халкының
бөтендөнья - тарихи батырлыгы символына әверелгән, Курск сугышында
Кызыл Армиянең күренекле җиңүе дә керә.
Бу тарихи көннең истәлегенә Елхово авылы тарихы музеенда «Курск
сугышы-Дан дугасы» исемле музей дәресе узды.Дәрестә балалар Курск
дугасындагы сугыш барышы турында, совет солдатларының батырлыгы,
якташларыбызның Курск сугышында җиңүгә керткән өлеше турында
белделәр, музей фондларында саклана торган, Прохоровка янындагы
сугышта катнашкан авылдашыбыз Гатин Шакир Гата улының, танкист
шлемын күрә алдылар
