Абдуллин Габдулхак Абдулла улы 1921 елның 15 маенда Сарман районы Зур Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.
1937 елда 7 классны тәмамлый hәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ләкин 1940 елда түләүле уку кертелгәч, аны ташларга мәҗбүр була. Шул ук елда Перьмга эшкә китә. Хәрби заводта эшләгәнгә күрә, аларны башта сугышка алмыйлар, ләкин көн саен хәрби өйрәнүләргә йөртәләр. Заводта көненә 12 шәр, 14 әр сәгать эшлиләр, шунда кунып калган чаклары да күп була. 1942 елның октябрендә, hава десанты гаскәрләренә үзе теләп китүчеләрне алабыз, дигән белдерү булгач, ул шундый теләк белдерә. Аларны Мәскәү янындагы Киржач шәhәренә китерәләр. Бераздан, дошман тылына ташларга планлаштырып, парашют белән сикерү буенча өйрәтәләр. Ләкин соңгы моментта күрсәтмә үзгәрә. 1943 елда аларны Төняк-көнбатыш фронтына җибәрәләр. Габделхак абый Ленинград блокадасын өзү өчен барган авыр сугышларда катнаша. Алар дивизиясе авыр югалтуларга дучар була. Май башында аларны көньякка – Воронежга җибәрәләр. Г.Абдуллин Курск дугасы өчен барган канлы сугышларда, Днепр елгасын кичүдә, Украинаны, Молдавия, Румыния, Венгрияне азат итүдә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, ул Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне азат итү өчен”, “Венаны алган өчен”, “Будапештны алган өчен”, “Курск сугышында катнашкан өчен” hәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның июнендә демобилизацияләнеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.
1947 елдан Нөркәй урта мәктәбендә эшли башлый. Башта физрук булып, аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы, рус теле укыта. Читтән торып, Алабуга педагогия институтын тәмамлый. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.