Абдуллин Мәгазъ Габдулла улы 1922 елда Яхшыбай авылында туа. Сугышның беренче көннәреннән армия сафларына алына. Польша чигеннән Мәскәүгә кадәр чигенәләр. Мәскәү янында "секретный полк" төзиләр. Немец гаскәрләре Ленинград блокадасын өзеп, Мәскәүгә килеп җитсәләр, шәһәрне саклау өчен төзелә. Немецлар Ленинград янында җиңелгәч, полк Курил утрауларына японнар белән сугышырга җибәрелә. 1948 елда Яхшыбайга кайта.