1919 елның 15 июнендә Мотртыштамак авылында туа. 1935 елда Мотртыштамак җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1935 елда авылда оештырылган тракторчылар курсында укый. 1935-1939 елларда колхозда тракторчы һәм комбайнчы булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм 1941 елга кадәр Монголияда артелирист булып хезмәт итә. 1941 елда туган ягына кайтырга вакыт җиткәч, сугыш башлана һәм ул беренче көннәрдән үк сугышка алына. Беренче сугыш чирканчыгын Төньяк – Көнбатыш фронтының 252 укчы полкында миномет батареясендә ала. Сугыш вакытында 2 һәм 3 Белоруссия, Прибалтика фронтлары составында сугыша. Литваны, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.
1945 елның 24 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү Парадында катнаша.
1946 елны Фәрдиев Мәүлет өчен сугыш тәмамлана һәм ул тыныч тормышка кайта. Башта авыл мәдәният йорты мөдире, аннан колхоз рәисе, район финанс бүлеге агенты, Боламык авылы сарык фермасы мөдире, бригадир хезмәтләрен башкара. 17 ел күмәк хуҗалыкта төзелеш мастеры булып хезмәт куя. 1979 елда лаеклы ялга чыга.
Мортыштамак кызы Гөлҗиһан белән гаилә корып 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
1999 елның 17 декабрендә вафат.