Гиматдинов Анвар Низамович родился 02.04.1923 г.р. в с.Мещеряково Буинского района Татарской АССР
22 июня 1941 года на нашу Родину вероломно напал злой и сильный враг - фашистская Германия. Началась война. Но эта война была особенной. Она и называлась Великой Отечественной потому, что все от мала до велика поднялись на защиту Родины.
Моего прадедушку забрали на войну прямо с первых дней. От него было всего несколько писем и больше ничего. Он пропал без вести.
Когда началась война, моему дедушке, Гиматдинову Анвару Низамовичу, было всего 17 лет. Когда ему исполнился 18 лет он с такими же молодыми солдатами он ушёл защищать свою Родину в 1942 году. Война ужасна, она диктует свои жестокие законы. Человек там часто попадал в неожиданные ситуации Эшелон, в котором ехали мой дедушка и его товарищи, попал под массированный налёт немецких бомбардировщиков, где он получил своё первое ранение. Было жутко и страшно. Выше пятиэтажного здания взлетали на воздух куски железных рельсов и вагонов. Дедушка успел выйти из вагона, но его ураганной волной отбросило к земле. Он потерял сознание. Когда дедушка очнулся, он увидел рядом с собой груду мёртвых тел, лежавших штабелями друг на друге. Оказалось, что после бомбёжки погибших погрузили в вагоны. Моего дедушку тоже считали погибшим, поэтому он оказался вместе с ними в одном вагоне. Не возможно представить, как можно ехать в одном вагоне вместе с десятками погибшими солдатами. У дедушки на спине нашли 12 осколков. Болел целый месяц и очень сильно похудел. И его отправили в медкомиссию. Он весил в это время всего 42 килограмма. Ведь ему было 18 лет. Следы от осколков у него сохранились до сих пор.
Комиссия отправила его домой лечиться. Дома он поправился, набрал вес и снова встал в строй. Когда они ехали на фронт, вражеские самолёты разбомбили состав. И снова дедушка был ранен и доставлен в ближайший госпиталь. Спустя несколько месяцев он начал служить связистом. Дошёл до Молдавии, Румынии, Венгрии и Польши.
1418 долгих дней и ночей шла война. Путь к победе был долгим и трудным. Казалось, нет ей конца и края. Но Победа пришла. День 9 мая знают все люди на планете. Этот славный день мой дедушка встретил в Австрии.
После войны он ещё два года служил на Украине. Приехал домой только в 1947 году. У него сейчас много наград: орденов и медалей.
Великая отечественная война … Так уж случилось, что наша память о войне и все наши представления о ней мужские. Это понятно: воевали-то в основном мужчины. Ведь огромная тяжесть легла и на плечи матерей, жен, сестёр, которые были санинструкторами, на полях сражений, кто заменял мужчин у станков на заводах и на колхозных полях.
Моя бабушка, Гиматдинова Замзамия Гаясовна, до войны жила в городе Боровичи под Ленинградом. Молоденькой девочкой она работала токарем на заводе. Когда эвакуировали завод за Урал, бабушку вместе с другими рабочими отправили рыть окопы недалеко от аэродрома. Они там работали 3 месяца по 20 часов в сутки. Отдыхали, спали всего 4 часа, жили в сарае, спали кто на полу, кто на земле. Однажды немцы разбомбили аэродром, были уничтожены самолёты, убиты лётчики. Немецкие самолёты несколько раз пролетали над сараем, где жила бабушка. До конца войны бабушка работала на заводе за Уралом.
Прошло 70 лет, но не могут бабушка и дедушка забыть о войне. На сегодняшний день они болеют, но часто вспоминают эти священные дни. Я думаю, что о войне нужно говорить не только по праздникам, когда отмечаем День Победы. О ней нужно помнить всегда. Мы, молодые, должны знать, что такое жизнь и смерть, война и мир и какой ценой достигается свобода. Я очень горжусь своими предками, своей Родиной, великой державой, её народом, сумевшим отстоять эту славную Победу.
Для меня Великая отечественная война – история. Но я считаю, что её должен знать каждый уважающий себя человек, потому что это история нашей Родины, наших родных и близких.
«Бөек җиңү көннәре безнең хәтердә»
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт,ихтирамнар.
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
1941нче елның 22нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды! Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышына күтәрелде.
Сугыш башланганда минем бабайга 17 яшь кенә була. Ул 18 яшь тулгач үзе кебек япь-яшь солдатлар белән Туган илне сакларга китә. Бабам сугыш турында тыныч кына сөйли алмый,чөнки ул ниләр генә күрмәгән. Бабамның хәатирәләрен минем сезгә җиткерәсем килә.
Менә минем бабам ниләр сөйли:
“Мин, Гыйматдинов Әнвәр Низам улы, 1923 елның 2 апрелендә Буа районы Карлы авылында туганмын. 1942 елның 9 нчы мартында армиягә киттем.
Владивосток ягына Бекин шәһәренә эләктем. Аннан соң мине Иваново шәһәренә билгеләделәр, шунда 5 ай хезмәт иттем. Шуннан соң Япон чигендә күперләр ясадык. Көне-төне йокламадык. Бервакыт мине азык-төлек алырга җибәрделәр. Безнең гаскәрне су аша икмәк җыярга билгеләделәр. Су бик салкын иде. Шуннан кайтып мин бик каты авырдым. Ике атнадан соң миңа комиссиягә барырга куштылар. Мин 42 килограммга калдым. Шуннан соң мине өйгә кайтарып җибәрделәр. Буага кайттым. Кайтып ай ярым колхозда эшләдем. Аннан соң мине тагын Казанга комиссиягә җибәрделәр. Ә Казаннан Суслангерга. Анда 2 ай хезмәт иттем, шуннан фронтка киттем. Безне Волгоградтан 70 чакрымда гына булган шәһәргә җибәрделәр. Андагы бер ашханәгә кереп ашадык. 1 тәүлек поездда барганда, офицерлар шул чакта безгә ашарга бирделәр. Шуннан соң сәгать 3:00 ләр булгандыр. Мин вагон ишеген ачкан идем, кинәт самолётлар бомба шартлата башладылар. Мин җиргә егылып төштем һәм аңламыйча торып бастым. Аңымны җуйганмын, мине үлгән дип белеп, һәлак булган солдатлар белән бер вагонга төягәннәр. Күпмедер вакыт узгач кына, мине исән икәнен белделәр. Минем аркадан унике кыйпылчык алдылар һәм носилка белән станциягә озаттылар.
Безне вагоннарга төяделәр дә поезд тагын кузгалды. Күпмедер ара узгач дошман самолётлары тагын килде. Поезд туктады. Исән калган солдатлар безне поезддан бушаттылар. Шулай итеп таң атты. Безне ниндидер шәһәрнең шифаханәсенә яткыздылар, шунда мин ике ай яттым. Шифаханәдән Пресиный пунктына озаттылар. Анда без бик озак бардык. Ә ул пунктта 3 көн кундык. Һәрбер йортта 50-60 кеше. Йокларга урын юк. Ашханәдә каткан бәрәңгедән башка әйбер юк. Тик нишлисең, барга риза буласың. Ашагач су эчәргә күлгә бардым. Шунда бер әбиең дә суга килгән, үзе елый. Мин бу әбиең янына килеп: “Ник елыйсың?-дидем. - Мин улымны өченче көнне генә фронтка озаттым”-диде. Бөтен йортлар хәсрәт тулы. Әбиең елый, мин дә елыйм. Ул мине кызганып, үзләренә ияртеп китте. Мине ашатты, эчертте. Үзенең малаеның киемнәрен кидерде, чөнки минекеләр бик начар иде. Ике көннән соң безне стройга чыгарып бастырдылар, меңләп солдат булгандыр. Волгоград фронтына 100 солдат кирәген әйттеләр. Анда мине дә сайладылар. Барыбызны да яңадан карап чыктылар. Минем тунымның ярты аркасы ертык иде. Шуңа күрә мине анда җибәрмәделәр, чөнки яңа киемнәр бирмиләр икән, ә көннәр бик салкын иде.
Бер көн үткәч безне тагын стройга чыгарып бастырдылар. Офицер минем янга килеп: “Дәүләт элемтәсенә барасыңмы?-диде. –Син башка солдатлар янына бас”,-диделәр. Һәм алар безне 200гә якын солдатны алып киттеләр. Волгоград аша Воронеж өлкәсе Ростов районында кунып чыктык. Мине иртән 50 чакрымдагы хәрби отделениягә билгеләделәр.
Анда озак хезмәт итмәдек. Без Ворошиловградка, Киевка, Молдовиягә, Румыниягә, Венгриягә, Австриягә кадәр хезмәт итеп килдек. Австрия чигендә җиңү көнен каршы алдык. Сугыш туктагач, без кире кайттык. Румыниягә җиткәч, мин авырып киттем һәм шифаханәдә 1 ай ятып чыктым. Терелгәч мине туган якка алып кайттылар. Украинада хезмәт итеп бетердем һәм 1947нче елны туган авылым Буа районы Карлы авылына кайттым. Мин һәм энем сугыштан исән кайттык, ә менә әтиебез кайтмады, мәңгегә сугыш кырында калды. ”
Бабам үзенең күргәннәрен сөйләп бетерә алмый. Сугыш беткәнгә инде 70 ел үтте, ә аның ачысы һаман бетми. Минем бабам белән әбием исән булуга, мин шат һәм мин алар белән горурланам.
Сугыш тавышлары күптән тынды.
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнеә окопларын сөреп,
Иген чәчә хәзер балалары
Сугыш тавышлары тынды, ләкин
Күңелләрдә шомы яши һаман.
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган
Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул – сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.
Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә!
Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге – тормышның үзе кебек мәңгелек.
Бөек җиңүгә 64 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш!
Гыйматдинов Инсаф