Гыймадиев Хәләф Гыймадиевич
(1892 - 1955)
Гражданнар сугышында катнаша.
Бөек Втан сугышына 22.12.1942 моб-нә. Казанда Алатыровкада эшли. 1945 тә дем-нә.
1918-1932 елларда Зирекленең авыл Советында секретарь була. Хезмәттән кайткач, элеккеге Ширәмәт районындагы “Культуровка» совхозында авылдашлары Мостафин Вагыйзь һәм башкалар белән эшли һәм яши. Хәләф бабай анда бухгалтер вазифасын башкара.
Кызлары Маһирә һәм Мәрьям анда барып, он алып кайтканнарын хәтерли.
Зиреклегә кайткач, Таш кибеттә (аның урынына Мингатин Шамил гараж салды, Зиннур бабай кибете) сату итә. Соңгы елларда кибеттә каравылчы була.
Метрика язуындагы туган елы - 15.12.1891, исеме - Хәлфетдин.
Әтисе - Гыймадетдин Фәсхетдин
Әнисе - Хәдичә Хисмәтулла Хәйбулла.
Хатыны - Диләфрүз (15.9.1898 - 1978), Мөхәммәдшакир Мөхәммәдгали һәм Хөснебану Гыйсаметдин кызы. Метрика язуында исеме Әфкяра дип бирелгән.
Балалары: Маһирә (1922 - ?), Чиләбедә; Мәгъзүрә (1923), Березникида җирләнә. Мәрьям Гөбәйдуллина (1927), Зәйнәп Зарипова (1929), Әнвәр Гыймадиев (1932-1995), Зәйтүнә (1935), Миңнеруй Майорова (1941) Түбән Камада.
Нигезләрендә киленнәре Гөлсәрия Гатиятулла кызы (1939) яши.