1926 елның 4 октябрендә Карамалы авылында туган. 1943 елның 11 ноябрендә сугышка китә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Уссурий елгасы янындарак чик буенда 22 дивизиясенең 304 полкында пулемет ротасында пулеметчик-наводчик булып була. 1945 елның май башыннан хәрби положениегә күчерәләр, аларны чиккә урнаштыралар.
9 августа японнар белән сугышка керәләр.Маньчежурск, Мудадьян шәһәрләрендә сугышка керә, 23 августта Харбин шәһәрен алалар. 20 сентябрьдә Владивостокка поезд белән кайта. Камчаткада 5 ел хезмәт итә, 1951 елның 13 гыйнварендә туган якларына кайта.
“За победу над Германией” медале, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.