ГЫЙМАТДИНОВ Фәттахетдин Җәләлетдин улы 1927 елның 9 гыйнварында Әлки районы Иске Салман авылында туган.
1944 елның 20 октябрендә сугышка китә, 254 нче Көнбатыш укчы полкында хезмәт итә. Соңрак 127 нче полкка ездовой итеп алына.Аның карамагында алты пушка, унике ат була.
1946 елның 21 маеннан 1950 елга кадәр 82 нче аэротехника полкында, 1950 елның 7 маеннан Хәрби-Дингез флотында хезмәт итә башлый.
1951 елның апрелендә демобилизацияләнеп, туган авылына кайта, төрле эштэ эшли.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.