1927 елны Минзәләбаш авылында туган. 8 класс белемле.1944 елның 15 декабрендә армиягә алына һәм Прибалтийка хәрби округына Көнчыгыш Пруссиягә җибәрелә. Шунда ук хәрби ант кабул итә. Аннары аны Энсенбург (хәзерге Чернеховский) шәһәренә җибәрәләр. Сугыш беткәннән соң Әзгар абыйны 29-947 хәрби частька күчерәләр алар хәрби әсирләрне саклыйлар.Соңыннан ул ипи пешерүче булып эшли. Аннары аларны Латвиягә Даутов-Пелесс шәһәренә күчерәләр шуннан ул туган ягына кайтып китә.