Калимуллина Наҗия Набиулла кызы 1920 елның 28 июлендә Сарман районы Анак авылында урта хәлле крестьян семьясында туган. Иске Кәшер урта мәктәбендә 7 класс тәмамлап, Алабуга педагогия училищесында укып кайта. 1939 елда Дүсем авылында химия-биология укыта башлый. 1942 елда аны Урта Кәшер мәктәбенә укытырга күчерәләр.
Сугыш ветераны Калимуллина Наҗия Набиулла кызының истәлекләре:
“Ил өстенә афәт килгәндә мин Урта Кәшер авылында укыта идем. Тормыш авырлыкларын укытучылар да төпкә җигелеп халык белән бергә тартты ул елларда.
1942 елның 12 июлендә пар ат җигеп, олы әрәмә буенда сабан сөрә идек. Шунда авыл Советы рәисе Мәфтүха апа Бадыйкова безнең янга килде дә, минем башымнан аягыма кадәр карап чыкканнан соң: “Сеңлем, сине ил сакларга чакыралар, - дип повестка сузды. Анда, иртәнге сәгать 5 военкоматка җыелырга Чаллыга җәяү барырлык итеп киенергә диелгән иде.
Икенче көнне аякка яңа чабата киеп, аркага киндер капчык асып юлга чыктым. Мине Майсорур апа Мадъярова күз яшьләрен түгә-түгә басу капкасыннан озатып калды. Авылны, аның кешеләрен ташлап китү авыр, бик авыр иде.
Казанда 6 айлык хәзерлек курслары үткәннән соң безнең полк Көнбатышка юл тотты. Беренче бомбаларны миңа Брянск урманнарында күрергә туры килде. Белоруссия юнәлешендәге кара җирләр янганын күрү дә мине бик тетрәндерде.
Смоленск тирәсендәге позициягә урнаштык. Ялан кыр, окоплар, землянкалар. Суыкның зәһәрлегенә һич тә түзәр хәл юк. Без төп көчне туплап, дошманны үзәккә җибәрмәскә тиеш идек. Шактый югалтуларга дучар булса да мин хезмәт иткән Белоруссия фронтының 37 зенит-пулеметчы полкы бурычын намус белән үтәде, дошман һөҗүмен кире кайтаруга иреште. Шуның белән аларның үзәккә омтылуы тоткарланды.
Шулай берчакны сугыш припаслары складын саклаган чагында кинәт дошман самолеты килеп чыкты. “Һава, азимут, ераклык, биеклек, координатлар” ... Бигрәк еш-еш тибә йөрәк. “Тизрәк ут ачарга” – дип кычкырасы килә. Ләкин ярамый. Бер ялгыш адым, бер ялгыш сүз күпме кешене харап итәргә мөмкин. Ниһаять безгә ярдәмгә килделәр: беренче самолет һавада ук шартлады, икенчесе җиргә кадалды. Шул бәрелештә Алабуга кызы Валя Сорокина һәлак булды. Кайчакларда дошман самолетлары безнең зенит батареясы өстенә үк килеп җитәләр. Беренче склад яна, икенчесенә янгын үрмәли. Ут белән кан аралаш җир яна...
Яшь кенә булсак та күпне күрдек без ул чакта. Партон ящикларын җилкәгә күтәреп, телефон чыбыклары сузу, ялгау эшләрен дә үзебезгә башкарырга туры килә иде.
Минскида күпер саклаганда патроннар бетте. Төбәүченең кулы снаряд кыйпылчыгыннан имгәнде, икенче кулы белән атарга уйлады булдыра алмады, авып төште. Бу вакытта күзгә ак-кара күренми иде инде, я-без, я-дошман. Ватык пулеметны төзәтеп, немец патроннарын җыеп 4 тәүлек күперне сакладык. Көчләр тигез булмаганлыктан, немецларга бирелмәс өчен, күперне ахырда үзебез шартлатып киттек.
Дошманны куа барып Польша җиренә чыктык. Висла елгасы минем күңелемдә мәңге онытылмаслык яра калдырды. Билдән суда, пулемет өстерәп, уңайлырак урын эзләп, 3-4әр тәүлек судан торып аткан чаклар күп булды... Боларны искә алу түгел, уйлауга ук тәннәр чымырдап китә, бөтен гәүдә аша ток узгандай була.
Җиңү хәбәрен мин 1945 елның маенда Варшавада алдым. Күп тә үтмәде безне туган якларга озаттылар.
Сугыш. Ул китергән афәт, кайгы-хәсрәт, ачы күз яшьләре, инде 50 ел үтсә дә, онытылмый, әле бүген дә кино тизлегедәй бер-бер артлы күңелдә яңара. Җанга бик тә авыр, бик тә авыр булып китә. Яңадан илебезне кара болытлар капламасын, кояш көннән-көн яктырак көлсен, киләчәк буыннар кайгы-хәсрәт күрмәсен иде.
Май, 1975”.
Справка Виртуального музея: Назия Набиулловна призвана в ряды Красной Армии Сармановским РВК ТатАССР 13 июля 1942 года.
Награждена орденом Отечественной войны 2-степени (1985г.), медалью "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г." и другими медалями.