1924 елның 16 декабрендә Чукмарлы авылында туган.
1938 елда Чукмарлы тулы булмаган урта, 1941 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый.
1941-1942 елларда “Чукмарлы” колхозында ашлык үлчәүче. 1942-1943 елларда Күтәмәле мәктәбендә физика-математика укытучысы. 1942 елның июненнән 1945 елның июненә кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943-1946 елларда сержант булып хезмәт итә. Җиңүне Польшада каршылый.
I дәрәҗә Бөек Ватан сугыш ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.
1946-1951 елларда Чукмарлы мәктәбендә биология һәм физкультура укытучысы. 1951-1954 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәбе завучы һәм математика укытучы. 1954-1957 елларда Азалак җидееллык мәктәбендә завуч һәм математика укытучысы. 1957-1970 елларда шул ук мәктәпнең директоры һәм математика укытучысы. 1970-1987 елларда Азалак урта мәктәбе директоры һәм математика укытучысы.
1952 һәм 1968 елларда Казан дәүләт укытучылар һәм педагогия институтларын тәмамлый.
РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы (1978). Татарстан укытучыларының IV һәм V съездлары делегаты.