1925 елның 8 августында Яңа Имән авылында туган. 1943 елның апрель аеннан сугыш кырында. Касыйм аганың сугыш юллары I Прибалтийка һәм II Украина фронтлары белән бергә үтә. Илебезне азат итү өчен барган каты сугышларда яралана, контузия ала.1944 елда 13 гвардия механиклаштырган беренче мотоукчылар батальонының 31 укчы ротасында пулеметчы булып хезмәт иткәндә Маликов Касыймны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итәләр. Документлардан күренгәнчә: Варшава шәһәрен алган вакытта Маликов отделение командиры һәм башка сугышчылар белән разведкага бара. Барганда үзләренә таба килүче танкны күрәләр. Иптәш Маликов танкны якынырак китереп граната ата. Танк эчендәге немец экипажын әсирлеккә алалар. Маликов көчле дошман уты астында рота командирын сугыш кырыннан алып чыга һәм беренче ярдәм күрсәтә. Шушы батырлыкларын искә алып ипт.Маликовны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итәргә. Ләкин орденны ниндидер сәбәпләр аркасында “Батырлык өчен» медале белән алыштыралар. 1945 елның 30 гыйнварендә Маликов Касыйм Гайнемөхәмәт улын “Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.