Миңнебаева Бибисара Мөхәммәт кызы 1924 нче елның 3 июнендә Апас районының Кылчык авылында доньяга килә. 4 сыйныфны ул Дәүләки авылы мәктәбендә укый, аннан соң Урта Балтай мәктәбендә 7 нче сыйныфны укып бетерә. Мәктәпне укып бетерүгә колхозда эшләп йөри. Урак та урдык, көлтәләр бәйләдек, 4 - 5 айлап Тюрламага, Мари урманнарында урман кистек, капчыклар белән чәчүлек күтәреп ташыдык. Балыкчы авылында яшәп, хәзерге Сабантуй җирендә окоп казыдык, анда күргәннәрне хәзерге балаларга күрергә язмасын. Ашарга юк, киергә кием юк, аяктагы чабата да чыдамый, эзелеп чыга, аяклар канап бетә иде. Нинди эшкә кушсалар шунда эшләдем. Авыру сәбәпле әтине сугышка алмадылар. Ул колхозда бригадир булып эшләде .Сугышта беркеме дә булмаучыларны ялсыз эшләтәләр иде, мина шуңа күрә дә бик авырга туры килде - дип күз яше аралаш сөйләде Сара апа. 1946 нчы елны Сара апа Кылчык егете Шәйхетдин белән тормыш корып җибәрәләр. Алты бала, өч кыз өч ир бала табып тәрбияләп үстерәләр. Шәйхетдин абый белән бергә 74 ел гомер итәләр. Колхозда эшләп, торле бүләкләргә, «Хөзмәт ветераны" исеменә лаек була. 50 яшендә, 1974 нче елны лаеклы ялга чыга.