Миннибаев Мөхәмәтдин Муллабай улы 1919 елда туган. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Ләкин армиядан кайта алмый сугыш башлана һәм Мөхәмәтдин сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына эләгә. Сержант дәрәҗәсендә 395 нче Суворов орденлы Кызыл Байраклы Таман укчы дивизиясендә 2 укчылар батальонының 6 ротасында отделение командиры булып хезмәт итә. Сугышчан юлы Төньяк – Кавказ, Кавказ арты һәм I Украина фронтларында уза.
1944 елның июль аенда Днестр елгасын кичеп плацдармны киңәйткәндә отделениясе белән беренчеләрдән булып дошман траншеясына граната атып 5 гитлерчыны юк итә һәм берсен әсирлеккә алалар. Украина җирләрен азат итеп килгәндә Калуша районы Завадка авылы тирәсендә кул пулеметы белән фашистларны юк итә һәм 8 мадярны кулга ала. Шушы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Миннибаев Мөхәмәтдин Муллабай улын III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.