Авыл кристияннары Миншабай бабай белән Хабибҗамал әби гаиләсендә туа. (1911-1990). Бөек Ватан сугышы башлангач, аны фронтка алалар. Ленинград өлкәсендәге каты сугышларда катнаша. Бер төркем сугышчылар белән чолганышта калалар. Атналар буена немецлар кулына әсирлеккә төшмәс өчен, үзебезнекеләр ягына табан атлыйлар. Бертуктаусыз дошман һөҗүменнән, ачлыктан интегәләр. Күн итекләренә кадәр пешереп ашарга мәҗбүр булалар.Чолганыштан бергә чыккан иптәшләре арасында бер Черемухово кешесе дә була.Сугыштан соң аның белән күрешкәләп торалар. Бер яктан безнең гаскәрләр, икенче яктан партизаннар һөҗүм иткәч, чолганыштан котылып, үзебезнекеләргә килеп кушылалар. Галиәкбәр бабайга шактый күп сугышларда катнашырга туры килә. Тик аяусыз сугышларда каты яралана – бер кулы һәм аягы имгәнә. Сугыштан кайткач, бер кулы бөтенләй хәрәкәтләнми. Яралану сәбәпле аны 1943 - елда комиссовать итәләр. Бераз савыккач, Яңа Чишмәдә Наркомат заготовок системасында (Авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү буенча Халык Комиссариаты вәкиле) уполномоченные булып эшли, күп вакыт велосипедта йөри. Күбрәк төрле колхозларда йөри. Өенә дә бик сирәк, төнлә генә кайткалый.
Шуннан соң колхоз рәисе итеп билгеләнә. “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнә. Галиәкбәр бабайның беренче хатыны – вафат булгач, икенче тапкыр өйләнеп яңа гаилә төзи. Балалары, оныклары төрле төбәкләрдә яшәп гомер итәләр. Алар – Мәсәния, Әминә (вафат), Әмир (вафат), Гомәр, Рауза, Фәния, Илдус, Илдар (вафат), Рушания.