Нуретдинов Фәхертдин Нуртдинович
(1897 - 1974)
улы Нуретдинов Габдрахман Фәхертдинович
(1924 - 1983)
Фәхертдин бабай гражданнар сугышында катнаша, Бөек Ватан сугышы вакытында 31.1.1942 хезмәт армиясенә алына. 1943 елның 19 июнендә туган иленә яраксыз булып кайта (не годен).
Алты айдан алты айга медицина комиссиясе уза, ул вакытта да яраксыз дип табыла. Группа да бирәләр - 1943 тә 2 нче группа, 1951 дә - 3 группага калдыралар. Инвалидлыгы “связана с пребыванием на фронте” дип күрсәтелгән.
Әтисе - Нуретдин Гыймадетдин
Әнисе - Миңнебян Фәйзетдин (1866-1948)
Миңнебәян әби Зирекледә генә түгел, тирә - як авылларда да иң танылган кендек әбисе, бәби әбисе, сынган, тайган, чыкканнарны төзәтүче әби булган. Аңардан төшлек куйдырганнар, бала чирләсә, аңа барганнар. Дин ягыннан да бик гыйлем булган.
Нуретдин бабайның бертуганнары:
Мәсләхетдин (1900 - ?), Хәйретдин (1903 - ?) 1921 елгы ачлык елында авылдашы белән читкә чыгып китә, юлда үлә; Сәмига Садыйкова (1905-1994), Гамирә Вәлиева (1911-1998).
Хатыны - Борһанова Кәфия Гайнәтулла кызы (1899-1983)
Кәфия әби беренче иреннән аерылгач, Фәхертдинга кияүгә чыга. Баласы Ильясов Гайса (1920 е.т.) Кәфиянең бертуган абыйсы Гайнәтуллин Нуруллада тәрбияләнә. Гайса Бөек Ватан сугышында һәлак була (февраль, 1942). Аның турында алдарак язылды.
Фәхертдин белән Кәфия балалары: Нәкыя Шәйдуллина (1926), Габделхак (1928), Габделәхәт (1937-2007), Фәйзрахман (1939-1993), Оркыя (1932).
Габдрахман (1924-1983) сугышка 22.8.1942 алына, 28.5.1947 дем - нә.
Хатыны - Исламия Гата кызы (1928-1995)
Кызы Әминә (1949)
Габдрахман абый сугыштан кайткач, озак еллар Зирекле МТС да бухгалтер булып эшләде. Аннан гаилә Чистайга күчте.
Габдрахман Фәхертдинович Зирекледә җирләнде.
Төп нигезләре - Нуриев Хәмзә һәм Мирсиҗанов Тәбрис хуҗалыклары арасындагы буш урын.