1924 елның 15 августында Сарман районы Сарайлы авылында туган.
1941-1942 елларда колхозда ветсанитар булып эшли.
1942 елның август аенда сугышка китә, Северный флотта Баренц диңгезендә хезмәт итә, моряк. Контузия ала.
1946 елның ноябрь аенда туган авылына әйләнеп кайта.
I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Георгий Жуков”, “За оборону Сев.Заполярия” медальләре белән бүләкләнә.