Сабитов Әхмәтлатыйп Сабит улы 1912 елны Сарман авылында туа. Мәктәпне уңышлы тәмалагач, башкалага юл тота. Казан авыл-төзелеш техникумында укып, төзүче-техник белгечлеген үзләштерә. Яшь егетнең укуын бик тә дәвам итәсе, югары белем аласы килә. Әмма аны, староста малае дип, институтка кабул итмиләр. Шулай да ул күңелен төшерми, авылына кайтып, җиң сызганып эшли башлый. 1934 елда Әхмәтлатыйп Кызыл Армия сафларына алына һәм солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта башлый. Хәрби өйрәнү-укулар белән беррәттән, тайга урман-сазлыкларын ерып, юл-күперләр сала. Өч елдан соң авылына кайтып, яраткан эшенә керешә.
1939 елда ак финнар белән сугыш башлангач, ул үзе теләп фронтка китә. Аны 220 нче саперлар батальонының отделение командиры итеп билгелиләр. Солдатлар 50-55 градуслы зәмһәрир суыкларда , пуля яңгырларына карамастан, зур батырлыклар күрсәтәләр. 1940 елның 17 ноябрендә Әхмәтлатыйпны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Михаил Иванович Калинин үзе аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшыра.
Фин сугышы тәмамлангач, шул ук елның җәендә Бессарабияне азат итүдә дә катнаша Әхмәтлатыйп. Янәдән газиз Сарманына әйләнеп кайту, киләчәк тормыш турындагы өмет-хыялларын 1941 елның 22 июнендә башланган мәрхәмәтсез сугыш җимерә. Ул көнне аларның батальоны Украинадагы Котовски шәһәрендә урнашкан була. Яңадан хәрби укулар башланып китә. Батальоннарының да исеме үзгәртелә: ул 19 нче аерым күпер салучы понтон батальоны дип йөртелә башлый. Сугыш башланганын Дубассар шәһәреннән 5 чакрым ераклыктагы, элекеге чик буе заставасында, Днестр елгасы буенда ишетәләр. 22 июньгә хәрбиләрнең спорт ярышы билгеләнгән була. Бу кайгылы көн хакында Әхмәтлатыйп абый үзенең истәлекләрендә болай дип язып калдырган: “...Иртәнге сәгать дүрт. Безнең яныбызга командир элемтәче йөгереп килеп керде һәм ашыгыч рәвештә штабка барырга кушты. Палаткаларны җыярга, барлык техниканы каплап, ышык урынга куярга боерык бирелде. Приказны, әле ни булганын да белмичә, шунда ук үтәдек.
Һавада төрле яктан очучы дистәләгән самолетларның берсе безнең уку үзәгенә бомба ташлады. Үлүчеләр дә булды, яралыларны носилкаларда санчастька озаттылар. Иртәнге 8 дә бистә кырыенда тагын бер бомба шартлады. Ул төп-төгәл старшина Петрухин яшәгән йортка барып төште. Үзе, хатыны белән балалары шунда ук һәлак булды. 9 сәгатьтә генә без радиодан Молотов чыгышыннан Гитлер Германиясенең Советлар Союзына бәреп кергәнен белдек”.
Әхмәтлатыйп Сабитов, сугыш башланганда, взвод командиры ярдәмчесе була. Берникадәр вакыттан соң, взвод командиры итеп куялар. Әлеге канкойгыч сугышта Сарман егетенә каты бәрелешләрдә катнашырга, Дунай, Днепр, Дон, Красный Оскол, Төньяк Донец кебек елгалар аша понтонар, агач күперләр салырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены янына 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены өстәлә, шулай ук бик күп медальләр белән бүләкләнә. Берничә тапкыр Баш командующийның Рәхмәт хатына лаек була.
Өйдәгеләргә аның үлеме турында ике тапкыр хәбәр килә. Дөньялыкта җыясы ризыклары бетмәгән булып чыга әле Әхмәтлатыйпның, һәм, ниһаять, 1946 елда туган якларына кайтып төшә ул. Пенсиягә чыканчы, Азнакай районы архитекторы булып эшли, намуслы, тырыш хезмәте өчен Татарстаның атказанган төзүчесе исеменә лаек була.
Лена Гарифуллина.
(кыскартылып бирелде)