Садыйков Гаяз Садыйкович
(1900 - 23.9.1987)
Гражданнар сугышында Буденныйның 1 нче атлы Армиясендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышына 26.8.1941 моб-нә һәм Мәскәү астына эләгә. 1946 елда 2 нче группа сугыш инвалиды булып дем-нә, аягы яралана, аксап йөрде. Шуңа халык “Аксак Гаяз” исемен такты. Зирекле МТСында, “Яңа Тормыш” колхозында атлар карады, атлы эшләрдә булды. Авыл көтүен көтте.
“За оборону Москвы” (1947), “За боевые заслуги” (16.4.1944) медальләре, Хезмәт ветераны (1977) һәм юбилией медальләре, Җиңүнең 40 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган Ватан сугышы орденының I дәрәҗәсе белән бүләкләнде.
Матур итеп тальян гармунында уйный, туйларга атларны матур сбруйлар, кыңгыраулар белән бизәп чыга иде.
Тальянында улы Мингали да уйнады. Гармунның язмышы бүгенге көндә билгесез.
Әтисе - Мөхәммәдсадыйк (2.1.1868 - ?), Мөхәммәтситдыйк Мәрди һәм Сахибҗамал Нигъмәтулла улы
Әнисе - Миңнеҗамал Җәләлетдин кызы.
Гаяз бабайның бертуганнары: Талип (1902-апрель, 1943), Мотыйгуллина Бисал (Нурылвисал) (1904-1980), Нурылфигаль (17.11.1905 - ?), Миңнегаян (3.12.1912 - ?).
Үзенең дә метрика язуындагы исеме - Нурылгаяс (китапта ялгыш Нурылгаян дип бирелгән)
Ә хәзер кызы Рәисә апа Шәрипова сөйләгәннәре белән танышыйк әле.
Әти сугышка киткән елны сыерыбыз суга батып үлде. Аның страховка акчасына Калак Сәмикларыннан 2 кәҗә сатып алдык. Кәҗәбезне көтүдән савып кайтара башладылар. Көтүчеләр белән сөйләшкәч кенә, эшләр җайланды. Балтырганны, кычытканны кәҗә сөте белән, аз гына он кушып, аш пешерә башладык.
Ягарга утын бетте. Идән асты базының бүрәнәләрен кисеп, ягып бетердек.
Коры-сары, ботак-чыбык җыярга кул арбасы (мәдәк) белән Югары оч урманына киттек. Боргычлаганда гына лесник килеп чыкты, балтабызны алды. Мин әти МТСта эшләгән чакта урыслар белән аралашкачтан, урысча ярыйсы гына сукалый идем. Урысчалатып, балтаны алма инде, - дип ялвардым. Кем кызы,- дип сорады. Садыйков Гаязныкы дигәч: “А, знаю, знаю Гаяза”, - диеп, балтаны да, утыннарны да биреп, кайтарып җибәрде.
Бу турыда кешегә әйтмәгез дип тә өстәде. Тагын киликме соң, - дигәч тә, кеше генә күрмәсен,- дип озатты.
Аннан Шәрапов Хөсәен бабай янына әни китте. Аның аты бар, кешеләргә дә бик булыша дип сөйлиләр иде. Ходай рәхмәте, Хөсәен бабай тыңлап, аның белән бер ат олавы элмә утыны төяп кайттылар. Урыны җомахта булсын.
Читән аранында бер сарыгыбыз бар иде, аны да бүре буып чыкты.
Ашарга юк, әни елый, аның әнисе Минебәян әбине дә тәрбияләргә кирәк, чөнки улы Нуретдинов Фәхретдин дә сугышта.
МТС директоры урынбасары Смирнов килеп, әнине урман кисәргә дәште, паек та бирербез,- диде. Әни башкалар белән, Хәлиуллин Ибраһим бабай җитәкчелегендә 19 төп агач егып кайтты. Эш хакы итеп бераз арыш оны биргәннәр. Әни һәммәбезгә 1-әр кашык онны ялар өчен учыбызга салып чыкты. Барыбыз да тәмләп аны ялап бетердек, тик кечкенә Мингариф энебез генә учында бераз калдырган иде, Мингали энем аның кулына сугып җибәрде, бөтен бите ап-ак булды, янәсе, мактанып, безне котыртып утырмасын, тизрәк ашасын.
Әти кайтыр елны (1945 тә) 2 сарыгыбыздан үрчем 15 башка җитте. Ничәсендер күршебездән бозауга алыштырдык. Ниһаять, без дә сыерлы булдык.
Әти аксап кайтты. Сугыш беткән көнне пар ат белән (башка обозлар белән бергә) продуктлар илтә торган булганнар. Снаряд төшеп, атын да, тагын берничә обозны да юк итә, әтинең аягы яралана. Арттагы арбадагы содат әтине санчастька озата. Өч тапкыр аягына гипс салалар, ләкин дөрес ялганмый. Өч тапкыр сындырып, кабат ялгыйлар.
Сугыштан кайткач та, сугышка кадәр дә Зирекле МТСында атлар карады. МТС директоры Мамкин Осипны әтинең пар ат белән бер көн эчендә Чистайга алып барып, алып кайтканын хәтерлим.
Аннан озак еллар гаиләбез белән авыл көтүен көттек.
Шулай бервакыт Хөснетдинов Кәлимулла бабай көтү кергәч килеп керде. Гаяз, сыер бозауларгарак иде, кайтмады бит, - дигәч, әти безне ияртеп төнлә Арханский кырына киттек.
Елга төбеннән бозауны табып алдык, авылга алып кайтып, хуҗасына тапшырдык. Йокламаган килеш иртән торып көтү көтәргә китеп бардык. Димәк, әти дә, без дә кеше терлеген өстебезгә ышандырып алгач, җаваплылыгын да нык тойганбыз. Бүгенге кебек җавапсызлык булмаган шул инде. Соңгы елларда әти Федотов Петр белән тегермәндә эшләде.
Хәзер Аллага шөкер, бар да бар, тик саулык кына китеп бара, аяклар да йөрергә бик атлыгып тормый. Алла хәерле итсен, бәрәкәтле гомер бирсен.
8.02.2010.