1914 – елның 22 сентябрендә гади игенче – крестьян гаиләсендә туа Әхмәтвәли абзый. 1936 – 38 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Ул 314 – стрелковый полкта снайпер һөнәрен үзләштерә. Сугышка кадәр Молотов (Пермь) шәһәрендә хәрби заводта авиамоторист булып эшли. Авылга кайта, яшь укытучы кыз Мәрзиягә өйләнә.1941 елның июнендә үк аңа повестка тапшыралар. Авылыбызның танылган укытучысы Мәрзия апа Сафиуллинаның түбәндәге истәлекләре сакланып калган : “ Без иптәшем Әхмәтвәли белән ике генә атна торып калдык.Сугыш башланды.Ул сугышка китте. Ә мин аның семьясы белән – әтисе – Гыйниятулла, әнисе - Гыйльмеруй, кызлары – Зәүҗан, Гыйльмиҗиян, Мәүлия һәм Әхмәтшалар белән калдык”.
Чистай шәһәр хәрби комиссариатының мәгълүматлары буенча, баштан ул 16 – запас авиация полкында механик була. 1941 – елның июленнән 1942 –елның июленә кадәр хәрәкәттәге армиядә.1942 елның сентябрендә Сталинград өлкәсенең Котлован районында сугышка керә . Разведкага да йөргәли, дошман тылына чираттагы рейды вакытында сул як җилкәсе яралана. 6 ай буена госпитальдә дәвалана.Шуннан соң Калинин пересыльный пунктында хезмәт итә. 1942 елның октябреннән 1943 елның маена кадәр анда кладовщик була. 1943 елның маенда демобиллизацияләнә. 1947 елның 5 февралендә “За Победу над Германией” медале белән бүләкләнә.