1910 елда туган. Сугышта беренче чирканчыкны 1941 елда ук ала. 1943 елда яралана. Сержант дәрәҗәсендә 1945 елда 16 нчы үзйөрешле артиллерия Суворов орденлы Кызыл Байраклы Перемышльск бригадасында механик йөртүче булып хезмәт итә.
Документлардан күренгәнчә Шарапов Нәҗметдин сугышта үзен батыр, курку белмәс кыю солдат итеп күрсәтә. Алдына куелган бурычларны һәрвакыт җиренә җиткереп үти.1945 елның гыйнварендә барган каты сугышларда 20 якын дошман солдатын, 2 машина һәм гитлерчыларның олауларын юк итә. Күрсәткән батырлыклары өчен Шарапов Нәҗметдинне “Батырлык өчен” (“За отвагу”)медале белән бүләклиләр.