Музейны оештыру тарихы.
Шәдче урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оештыруга беренче адымнар узган гасырның 60 нчы елларында ясала. Ул чорда бу эшнне мәктәпнең директоры – атказанган мәгариф хезмәткәре Фәхриев Гарәфи һәм тарих укытучысы Хәй Исмәгыйлев башлап җибәрәләр. Укучылар өйдән – өйгә йөреп бай материал туплыйлар. Язу машинасында бастырып, күп тиражлы сораулык белән укучылар белән укучылар аша, олы яшьтәге авыл ирләренә,хатын – кызларга, ветераннарга мөрәҗәгать таратыла. Экспонатлар укучылар һәм авылдашлар көче белән тулылана.Ләкин ул вакытта мәктәп кечкенә булганлыктан, аерым бүлмәдә экспозицияләр туплау мөмкинлеге булмый. Ул вакытагы колхоз рәисе Мөхәмматша
Мирзаяновның зур булышлыгы нәтиҗәсендә1979 елда Шәдчедә типовой мәктәп файдалануга тапшырылды, аның бер бүлмәсендә музей ачылды. Бу эштә РСФСР ның мәгариф отличнигы, ул чорда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садыков Мидехәт Минхаҗевич һәм РСФСР һәм СССР ның мәгариф отличнигы, сугыш һәм хезмәт ветераны Ильясов Сабит Ильясович башлап йөрделәр. 1970 – 90 нчы елларда музейда крайны өйрәнү буенча зур эш алып барылды, Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар тупланды.
Музейны җиһазлауда агач һәм тимер эшләре осталары Илья Семенов һәм Гомәр Исхаковлар зур өлеш керттеләр. Тарихи вакыйгалар хронологик тәртиптә Вахиттән Минһаҗ Садыйков, Вагыйзә Хөснетдинова, Ямаштан Мөнир Саматов, Гыйлемхан Миннеханов, Гарифәбану Садыйкова, Яңа Мочалкинодан Илья Семенов, Илья Гаврилов, Александр Калмыков, Николай Шумитов, Иске Мочалкинодан Ульяна Амаева, Василий Павлов, Юкәчедән Илларион Никифоров, Александр Макаров, Мария Губянова, Арсентий Капитов, Шәдчедән Газим Гарипов, Сөрүр Шәрипова, Саймә Садретдинова, Зәйтүнә Камалиева, Миргазиз Хәйдәров, Ибраһим Нуруллин, Мөбин Мәснәвиев, Шаһы Мөбәрәкшин һәм башкаларның язмалары, сөйләүләренә нигезләнеп төзелде. Сабит Ильясов, Мидхәт Садыков, Гөлнур Ясавиевалар авылларда, йортларда булып, фотоматериаллар җыйнадылар, тупланган материалларның дөреслеген тикшерделәр. Музейда материаллар, экспонатлар туплауда укытучылар коллективы, мәктәп укучылары актив катнашты. Кешеләрдән җыйналган фотоларны Малмыжка авылы фотографы Е.И.Клинов яңадан төшереп, зурайтып ясады.
Хөсәен Ямашев исемндәге колхозның ул вакыттагы рәисе Галимҗан Газизҗанов, колхоз идарәсе музейга матди яктан ярдәм күрсәтте. колхозның партоешма секретаре Фаяз Габдрахманов эш барышы белән даими кызыксынып торды, киңәшләре,тәкъдимнәре һәм алтын куллы осталарны эшкә тартуы белән ярдәм итте.
Музейны рәсемнәр белән бизәүне, планшетларга Мидхәт Минхаҗевич, Сабит Ильясович эшкәрткән материалларны махсус шрифтлар белән язуны бизәүче-рәссам Альберт Сәлимҗанов зур осталык Һәм төгәллек белән башкарды.
1981 нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр мәктәпнең “Сугышчан Дан” залы яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә гаять әһәмиятле эш башкарып килә.