1925 елның 23 февралендә Юлтимер авылында туган.1932-1939 елларда Янурыс җидееллык мәктәбендә укыган. 1940-1942 елларда килешү буенча Сталинград шәһәрендә төзелештә, 1941-1942 елларда колхозда эшләгән. 1943 елның 10 гыйнварендә армиягә алына. Себердә 8 ай хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, сугышка керә. Украина, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Каты яраланып Оренбургта госпитальдә давалана.
“Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.