Шәрипов Ибраһим Рахимович
(1892 - 1975)
Гражданнар сугышында катнашып, Украинада Махно бандаларына каршы сугыша.
Бөек Ватан сугышына 19.12.1942 моб - нә һәм Казандагы хәрби заводта эшли. 1946 елда туган авылына кайта, колхозда эшли.
Халык “Гырнай” һәм “Табагач” исемнәре белән “бүләкләде”.
Метрика язуында туган елы - 26 июнь 1891, исеме - Миңнеибраһим дип бирелгән.
Әтисе - Мөхәммәдрәхим Шәрифмөхәммәд улы
Әнисе - Миңнениса Төхфәтулла кызы
Хатыны - Хамадрахимова Гашия Дәүли кызы (1888-1974)
Балалары: Ризван (1918 - 1942) һәм Исмәгыйль (1922-16.8.1942) Ибраһимов фамилиясен йөрттеләр һәм сугышта һәлак булдылар. Шәрипҗан Шәрипов (1931-1992), Сәлимә Нурхәмәтова (1928 е.т.)
Төп нигезендә килене Шәрипова Рәисә (1929) яши.