1926 елның 14 декабрендә Татар Карамалысы авылында туган. 1940 елда Карамалыда җиденче сыйныфны тәмамлагач,Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә укырга бара. Нәкъ шул елны 8- 10 нчы сыйныфларда укыган өчен акча түләү турында хокүмәт карары чыга. Ул вакытта абыйсы Габбасның 10 нчы класста укыган чагы. Гаиләнең ике баланы түләп укыту хәленнән килми, аңа укуны ташларга туры килә.
Шул елларда район үзәгендә авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләүче мәктәп эшли. 1941- 1942 елның июнь аена кадәр шунда колхозлар өчен хисапчылар әзерләү курсында укый. 1942елның июнь аеннан 1943 елның ноябрь аена кадәр- хезмәткә чакырылганчы “Мәдәният” колхозында хисапчы булып эшли.
1943 елның ноябрь аеннан 1950 елның декабрь аена кадәр армиядә хезмәт итә. 1945 елда аларның полкы граңданнар сугышы герое Чапаев исемендәге данлыклы дивизия составында Японнарның атаклы Квантун армиясен тар- мар итүдә катнаша.
Бөек Ватан сугышы ордены, “За победу над Германией” медале белән бүләкләнә.