“Сугыш еллары үзәкне өзгән ачлык белән истә калды. Әти сугышта, абый белән апайны да сугышка алдылар. Өйдә без әнигә өч бала. Колхоз һәр гаиләдән бер кешене Коркачыкка симәнә илтергә җибәрә. Берне бозаулаган сыерыбызны җигеп безгә дә барырга туры килде. Тау төшкәндә сыер егылды, бик авырлык белән генә барып кайттык. Борчак, арыш тутырылган илле килограммлы капчыкларны күтәреп бушату да безнең өстә иде. Капчыкның төбеннән тотып селкеп бушатканда почмакларында качырып калдырган берничә уч ашлыкны кайтканда куана-куана ашый идек. Иртә белән киеп киткән чабаталар кайтканда тузып ялан тәпи кайтарга туры килә иде. Черек бәрәнге, ат кузгалагы, алабата көлчәсе дә ашарга туры килде. Ул заманнарда кешеләр, күршеләр дус-тату яшәделәр. Тоз, шырпы сорап әллә ничә тапкыр керергә туры килә иде. Морҗалардан төтен чыкканны карап кына тора идек, хуҗалардан сорап,чиләккә салып ,ут алып кайттык. Өйне җылыту өчен салам төпләреннән калган тамырларны яктык.”