1911 елда Саклау Баш авылында туган.
1938 елда Кызыл Армия сафларына алына.
1940 елда Фин сугышына алына, яралана.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1984 елның август аенда вафат.
Вәлиев Мирсәет Мөхәммәтҗан улы 1911 елда туган. 1928 елда Саклаубаш авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый. Әтисенә хуҗалыкта булыша, аннан Пермь якларына чыгып китә, җир казу эшләрендә актив катнаша.
1933 елда комсомолга алына. Саклаубаш авылы комсомол ячейкасы секретаре булып сайлана. Шул ук елны Кызыл Армия сафларына алалар. Анда кече командирлар курсын тәмамлый.
1940 елдан, ил язмышындагы кебек үк, аның тормыш елъязмасы да сугыш еллары вакыйгалары белән сугарыла. Башта финнарга каршы сугышта катнаша. 7 март көнне һөҗүм барышында яралана, контузия ала. Кире авылына кайта, Саклаубашның иң чибәр кызларының берсе – Мөнәздәһәгә өйләнеп җибәрә. Тик бәхетле тормыш озак дәвам итми, илгә яңа афәт килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Бабай взвод командиры була, 1944 елда контратака барышында, ә 1945 елда Барта елгасы тирәсендә барган сугышларда каты яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен лейтенант Вәлиев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Әлеге орден алга таба аны үлемнән саклап кала, дошман пулясы нәкъ бабайның орденына тия. Нәтиҗәдә сугышчан батырлык билгесенең бер почмагындагы буявы кырыла. Бабай фәкать 1946 елда гына запаска чыгарыла.
Бабай кайтканда, улы Рубис абый инде үсеп җиткән була. Шулай еллар үтә, 1947 елда кызы туа (минем әни Гөлзада). Бабай башта вербовщик булып эшли, ягъни ерак себер якларына яллап эшкә җибәрү белән шөгыльләнә. Бабай, пенсиягә чыкканчы, төзелештә бригадир булып эшли. Тынгысыз җан, лаеклы ялга чыккач та, тыныч кына утыра алмый, умарталыкка каравылчы булып урнаша.
Гөлчәчәк Титова, ТР Журналистлар берлеге әгзасы
“Сарман” газетасы №52, 22 июль, 2015 (кыскартылып бирелде)