Вәлиев Мирзаhит Вәли улы 1924 елның 22 февралендә Яңа Әхмәт авылында, гаиләдә 10нчы бала булып дөньяга килә. Сарман мәктәбендә 7 класс укый. Акча эшләр өчен Донбасска эшкә китә. Крепенщик hөнәре үзләштерә торган курста укый, эшли. 1941 елның июнь аенда Германия безнең илгә сугыш башлагач, төнлә эшчеләрнең барысын да җыялар да, кулларына 800 сум акча биреп Караганда шахтасына күчергә кушалар. Мирзаhит авылга кайтырга була. Поезд белән Сталинградка, аннан пароходка утырып Чаллыга кайта. Өенә кайтып җиткәнче күргән кыенлыклар, ачлыктан интегүләр, бүген дә онытмый әле ветеран. Шулай итеп ул сугыш афәтенең беренче ачыларын татый. Авылга кайткач тегермәндә моторист булып эшли.
1942 елның 24 августында Кызыл Армия сафларына алына. Горький өлкәсе Богородск шәhәренә автомәктәпкә укырга җибәрәләр. Укып бетергәч 1943 елның салкын буранлы январь аенда Мәскәү шәhәренә китәргә машина бирәләр. Машиналарны вагонга төяп 10 көн көтәләр. Чөнки Сталинградтта көчле сугышлар бара, шәhәр чолганышта. Әгәр чолганышны өзә алмасалар, аларны шунда җибәрергә әзерлиләр. Аллага шөкер, чолганыш өзелә, Мирзаһит хезмәт иткән механиклаштырылган частьне Украинаның Орел шәhәренә озаталар. Вәлиев Мирзаhит 2 Удар Танк армиясенең 62 дивизиясе, 49 полкында башта шофер булып, аннан отделения командиры булып хезмәт итә. Дәрәҗәсе Гвардия сержант. Алар танкларга техник күзәтү үткәрә, ягулык, запас частьлар, снаряд, ташый. Украинаның Орел шәhәрәреннән башлап барлык шәhәрәрләрен азат итүдә, Польшаны, Берлинны алуда катнаша. Мирзаһит аганың сугышчан юлы Үзәк, 1 һәм 2 Украина, 1 Белоруссия фронтлары белән бергә үтә. Рейхстаг өчен сугыш бик исендә калган. Машиналарны бер ишегалдына кертеп куялар. Баш күтәрә торган түгел. Немецларлар бертуктаусыз бомбага яудыра, безнең гәскәрләр аларга каршы һөҗүм итә. 4-5 көн шулай дәвам итә. Дөнья бетә икән дип уйлыйлар. Безнең сугышчылар дошманнан көчлерәк булып чыга. Күрсәткән батырлыклары өчен Мирзаhит Вәлиевне орден, медальләр белән бүләклиләр. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”,“Георгий Жуков» hәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены. 1945 елның 17 февралендә каты сугышлар вакытында 1 Белоруссия фронтында 6 тонналы Дизель машинасында шофер ярдәмчесе булып эшләгәндә авыр шартларда алгы сафтагы сугышчыларны ягулык, запас частьлар, снаряд тәэмин итеп тора. Күрсәткән батырлыклары, фидакарь хезмәте өчен Вәлиев Мирзаhитне “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим итәләр. 1945 елның 23 февралендә аңа бу зур бүләкне тапшыралар. Мирзаhит ага сугыш беткәннән соң да Германиядә хезмәт итә. 1947 елның 3 мартында хәрби хезмәттән авылына әйләнеп кайта. “Минем командир бик яхшы кеше иде. Китмә, әйдә бергә хезмәт итәбез диде. Мин авылдан хат алган идем, әткәй чирли дип, шуңа авылга кайтасым килде. Аллага шөкер, мин авылга исән-сау әйләнеп кайттым. 1949 елның 6 февралендә Рәйсә апагызга өйләнеп 3 бала үстердек. Колхоз рәисе, бригадир, умартачы, завсклад булып эшләдем. Бик күп авырлыклар кичерсәм дә, бүгенге көндә Аллага шөкер. Сугышта үлеп калганнарның урыны җәннәттә булсын. Исәннәргә сәламәтлек бирсен, илләребезгә тынычлык телим, ди авылыбызның мөхтәрәм аксакылы Мирзаhит ага Вәлиев.”.
2014 ел.