Вәлиев Рифкат - баштан действительный хезмәттә була. 30.06.1942 сугышка алына. 1944 елда каты яраланып, 6 ай госпитальдә һәм туган авылында дәвалана. Кабат мобилизацияләнә, бары 1952 елда гына демобилизацияләнә, 2 группа сугыш инвалиды. Авылга украинкага өйләнеп, 1 баласы белән кайта. Аңа хәтле Зирекленең ярлы кызына Сөләйман кызы Бибисарага өйләнергә тели, ләкин әти-әнисе риза булмый. Рифкат абый марҗасы белән аерылыша. Сара апа (Кәбиров Шакир Таһирович белән туган тиешле) милиционерга тормышка чыга, балалары була. Ләкин ул гаилә дә таркала. Ахыр чиктә Рифкат абый белән Сара апа өйләнешеп, Ижевск шәһәрендә яшиләр. Икесе дә шунда җирләнә. Сара апа кызы Алмазия Яруллин Рифкат Әеп улына (1955-1976) кияүгә чыкты, уллары туды. Рифкат үлгәч, яңа гына туган улы Рәмзис белән Ижевск шәһәренә китте.
Әтиләре - Хаҗиәлхорамәйн Ибраһим Һади Бәдигов (Вәлиев Ибраһим) (1885 - 18.3.1940)
Әниләре - Мәрхәбә Мөхәммәдхатыйб кызы (1890 - 1958)
Бертуганнары: Сәгадәт (1925, Акташта яшәде һәм 17.1.2010 Зиреклегә кайтарып җирләнде. Тәлгать (1921-1940), студент, Югары Ослан районында су кергәндә 10 майда батып үлә; Равил (1930-10.10.1948); Рәмзис (1933-25.8.1960), Рауза (1936-29.12.2006), Зиреклегә Березовкадан кайтарып җирләнде.