Зарипова (Гыймадиева) Зәйнәп Хәләфовна 1929 елның 14 декабрьдә гаиләдә 3 нче бала булып Зирекле авылында дөньяга аваз сала.
Әтисе – Гыймадиев Хәләф(етдин) – (1891-1955). Гражданнар сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышына 22.12.1942 хезмәт армиясенә мобилизацияләнә, Казанда Алатыровкада эшли. 1945 тә демобилизацияләнә. Әнисе - Диләфрүз (15.9.1898 - 1978), Мөхәммәдшакир Мөхәммәдгали һәм Хөснебану Гыйсаметдин кызы. Метрика язуында исеме Әфкяра дип бирелгән.
Зәйнәп апаның бертуганнары: Маһирә (1922 - ?), Чиләбедә яшәде. 1942 елны Гыйләҗетдинова Гаян (Мингаян) Мифтахетдин кызы белән үз теләкләре белән сугышка китәләр. Маһирә апа 1945 тә туган авылга кайта. Мәгъзүрә (1923), Березникида җирләнә. Мәрьям Гөбәйдуллина (1927), Зәйнәп (1929), Әнвәр (1932-1995), Зәйтүнә (1935), Миңнеруй Майорова (1941-2018).
Сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләребез өчен хөкүмәт безне «За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.» медале белән бүләкләде: Мәгъзүрә апаны – 1946; Мәрьям апаны – 1947, мине – 1948, Әнвәр энебезне – 1995 тә.
Нигезләрендә киленнәре Әнвәр энесенең хатыны Гөлсәрия Гатиятулла кызы (1939) яши.
7 класс белем алдым. Беренче укытучым Вәлиев Ибраһим абый булды. У елларда ул Хаҗ сәфәре кылганлыктан, без аны «Хаҗи» дип йөртә идек. Классташларым Сания Хатыйпова, Газыймов Нургали һәм башкалар. Бик теләп, яратып яхшы билгеләренә генә укыдым. Хәтеремдә яхшы укыган өчен бик матур шәльяулык бүләк иттеләр.
90 яшькә җитү-олы бәхет ул.
90 яшен тутырса да, «Сөбханалла» дип куйдым. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, 11 яшеннән колхозда көнне-төнгә ялгап эшләгән әбекәйгә шулай дими мөмкин дә түгел.
Татар әбекәйләренә хас булган мөлаем йөзле, эчкерсез, шат, күңеле күтәренке, шигырьләр, теләкләр иҗат итәргә дә бик оста Зәйнәп апа.
- Авыр тормыштан зарланмыйм. Күпне күрдек, күпне кичтек. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Әмма бүгенге бәхетле тормышны минем яшьтәшләремнең күбесенә күрү насыйп та булмады, бакыйлыкка күчеп беттеләр диярлек. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, — ди Зәйнәп әби.
Җор телле әбекәй сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, шаян сүзләрне дә еш куллана. Тормышларыгыз ничек, дигәч, иң беренче сүзен шаян сүзләр кушып:
Чабатасын да кидек, бахилла, калушын да.
Күтәртмәле чабата киеп, укырга да йөрдек без.
Нәрсә булса шул булгандыр, яшьлегемне сагынам.
Үзем белән бергә булган дусларымны сагынам.
Дусты Мәүлия апа Габдуллина белән һәр көнне хәл-әхвәл белешеп телефоннан аралашып яшиләр. Бала вакытта бергә уйнаган: биш-таш, чирта, «нүеш» (почмак) алыш уеннарын исенә төшереп, көлеп җибәрде.
Иртә торып Мәүлия дустым белән, болыннарга бардык без.
Атлардан калган үләмне, барын да ашадык без.
Ачлы – туклы яшәсәк тә, серләрне бирмәдек без.
Дуслар белән җыелышып, чәчәкле болынга барып,
Шаркылдашып көлә-көлә такыялар үрдек без.
Урагын да урдык без, сугуын да суктык без.
Чалгыларны кайрый-кайрый печәнен дә чаптык без.
Зәйнәп апа пенсиягә чыккач та әле, фермада сыер саварга эшкә бара, ялга калучы дояркаларны алыштыра, бозаулар карый.
Иң мөһиме – бар эшне дә җиренә җиткереп башкардык, балаларым – минем куанычым, әтиләре Нәҗип тә бик тырыш булды, колхоз фермаларында җитәкче булып эшләде, бригадир булып торды, балта остасы иде. «За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.» медале белән 18.03.1948 елны бүләкләнде. Зарипов Нәҗип Габбас улына (1928-2006) 26 яшь һәм Зәйнәп апага 25 яшь булганда, ягъни 1954 елның 4 апрелендә өйләнешәләр. Килен булып төшкәч, Морзахан бабайны (кайнанам Нурбисал әтисе) тәрбияләдем, ул 96 яшендә үлде. 1 елдан соң хәзер яши торган нигезебезгә аерылып чыктык. Үз йортыбызны җиткездек, 6 бала тәрбияләп үстердек.
Балаларыбыз да үзебезгә охшаган, барысы да тырыш, хезмәт сөючән. Иң беренче куанычыбыз Тәнзилә (1955), авылда иң оста чигүчеләрнең берсе; Рамазан (1956); Рәхимҗан (1957); Мәүлет (1962); Галия (1964); Габдулла (1966-1998). Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Давылы да, җиле дә. Иң төпчегебз Габдулла өчен йөрәгем әрни. 30 яшендә суга төшеп үлде (авырый иде). (Аңа багышлап язылган бәет “Хәтер тамчылары”бәетләр китабына да кертелде).
30 яшем тула иде, бик матур чагым иде.
Шау чәчәктә алма-шомырт, ямьле яз тагын килде.
Балаларым, Аллага шөкер, әйбәт булдылар. Киленнәрем дә бик әйбәт. “Бүгенге тормышыннан бик канәгать”, - ди юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Иң сөенечлесе, кызы, кияүе, уллары янәшәдә генә. Бер урамда, бер зур гаилә булып яши алар. Әниләренә ышанычлы таяныч, зур ярдәм алар. Бүгенге көндә Зәйнәп апаның 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Калган балалары биредә еш кунак, әниләренең хәлен белешеп торалар.
Хәзергесе көндә Зәйнәп апа улы Мәүлет, килене Рәзинә тәрбиясендә яши. Аларга аеруча рәхмәтле Зәйнәп апа.
Миңа карап һич бервакыт, авыр сүз әйтмәделәр.
Бер ялгызымны калдырып, ташлап та китмәделәр.
80 тулып, 90 җитте, күпме вакыт калгандыр,
Аерылыр вакыт җиткәнгә күз яшем дә тамгандыр.
Картлык килер дип көтмәгән идем,
Рөхсәт сорамый килгәнен белдем.
Яшь чакларымны сагынып йөрдем,
Картлык шаукымын яшемдә күрдем.
Рәхәт гомерләр тиз үтә икән,
Алсу йөзләрдән нур китә икән.
Яшь чагымны сагынып сөйләрлек,
Сагынган чакта моңга көйләрлек.
Бу чәчләремә нигә ак төшкән,
Картлыгым белән яшьлек күрешкән.
Картлык үз иткән, яшьлекне җиңгән
Яшьлек җүләрлек икәнен белгән.
Йокы бүленә, чыгам төннәрен,
Кадерсез үтмә, картлык көннәрем.
Күңелең төшсә, иңнәр тапмыйсың,
Ашыкма гомер, кире кайтмыйсың.
Яшим әле, яшим! Мондый киленем, балаларым, оныкларым булганда янымда хөрмәт итеп торганда, ник яшәмәскә?! Амин! Зәйнәп апа, исәнлекле-саулыклы, хәерле гомерләр Сиңа!
Лидия Лотфуллина
4 декабрь 2019 ел.