Мин- Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Әтнә районы Яңа Шимбер авылында 1940 нчы елда тудым. Минем бала чагымның күп хатирәләре инде онытылган. Әмма үзәккә үткәне мәңге онытылмый диләр. Безнең үзәккә үткән нәрсә – сугыш елларындагы ачлык иде. Балаларның гына түгел, сугышка озатылган атларны, ватылып эштән чыккан тракторларны алмаштырган әниләрнең дә үзәгенә үткәне шул ачлык булгандыр. Без ничек яшәдек, ничек исән калдык икән? Күз алдына без ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге. Гектарлап печән чапкан әниләргә, кич кайтканда, икешәр кашык он бирәләр.