Яңа Буләк китапханәсендә "Сугыш урлаган яшьлек" исемендәге чара үтте.
Бөек Җиңү көнен каршылап, Яңа Бүләк авылы китапханәсендә 21нче апрель көнне тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды. “Сугыш урлаган яшьлек” дип аталган кичәдә Яңа Бүләк авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы да катнашты. Китапханәче Зөлфия Мингалиева һәм укытучы Сабирова Г.А. тыл каһарманнарының авыр хезмәтләре турында сөйләделәр, аларга багышлап шигырьләр укыдылар. Мәктәп директоры Сәлман Әхмәтҗанов ветераннарны котлап җылы сүзләрен җиткерде, тылда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен белдерде.