Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының район туры үтте.
Әтнә районы “Ашыт” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының (конкурс строевой песни) район туры үтте. Бәйгедә 14 кешелек команда белән район мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. 12 команда арасында 1 нче урынга Олы Әтнә мәктәбе укучылары лаек булды. 2 нче урынны – Күәм мәктәбе, 3 нче урынны – Иске Өҗем мәктәбе укучылары яулады. Олы Әтнә мәктәбе укучылары зона ярышына барачаклар.