Минем бабам Бөек Ватан сугышы ветераны
Явыз дошман җәй аенда Илдә сугыш башлаган. Карт бабамнар яуга киткән, Алар илне саклаган. Алинә Кашапова
Явыз дошман җәй аенда Илдә сугыш башлаган. Карт бабамнар яуга киткән, Алар илне саклаган. Алинә Кашапова
«Бабаемның җиңү юллары».
“Сугыш ветераны Самигуллин Н.А. ның сугыш яраларын чагылдыручы ренгент пленкасы”.
Явыз дошман җәй аенда Илдә сугыш башлаган. Карт бабамнар яуга киткән, Алар илне саклаган. Алинә Кашапова Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу. Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Аналарны тол калдырган...
Сугыш каһарманы Кәлимуллин Минемулла Кәлимулла улының кесә сәгате.
Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Наилә, Наил һәм Данил туа. Әтисе хәрби заводта цех начальнигы булып эшли, әнисе дә шул ук заводта көч куя. Мөршидә апа туган шәһәрендә русча белем ала. Балачагы башка балаларныкы кебек үтә аның: мәктәптә уку, энеләрен, сеңлесен карау. -Сугышка кадәр бер төркем яшүсмерләр электричкада Мәскәүгә барып, метрода йөри идек, - дип искә ала яшүсмер чагын Мөршидә апа.
1931 елның 28 мартында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында туа. Хезмәт юлын 1955 елда Кукмара кирпич заводында тюрле эшче булып башлап җибәрә. 1959 елда Камчаткада СМУ-2 гә дуртенче разрядлы штукатур булып эшкә урнаша. 1964 елда Саба авылына күченеп кайта, ПМК-159 да штукатур булып хезмәт юлын дәвам итә. 1977 елларда автотранспорт предприятиесендә өлкән кассир булып эшли. Тырышып эшләгәне өчен Савия Галимулла кызына 1977 елда "Ударник коммунистического дигән исем бирелә. Шулай ук ул юбилей медальләре һәм истәлек билгесе белән бүләкләнгән:
1927 елның 17 ноябрендә ТАССР – ның Әтнә районың Әтнә авылында туды. Гаиләдә ике бала иде (абыйсы). 7 еллык мәктәпне бетергәч, артельга эшләргә кергән. Анда алар оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр һәм армиягә форма теккәннәр. 1949 елга кадәр Әтнәдә яшәгән. Кияүгә чыккач, 1952 елда ире белән Сабага күчәләр, чөнки ирен Саба райкомына эшлэргэ җибәрәләр. Шул елда аларның беренче баласы туа – Лидия кызы. 1956 елга кадәр эшләмәгән. 1960 елларда Пионерлар йортында эшли .Аннары мәктәптә “Домоводство” дәресләрен бирә. 1963 елда икенче баласы туа – Илдар улы.
Фәйзи Әхмәт улы 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941–1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.
Ганиев Кави абый Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1927 нче елның 14 нче мартында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда Кави абыйга 14 яшь була. Әтисе сугышка киткәндә аның әнисе 6 бала белән кала. Тормыш авыр. Аякларында чабата, ашаганнары үлән дә черек бәрәңге була. 14 яшьтән ат җигеп эшли колхозда эшли башлый. Чәчүгә чыга. Урман чыгара.