Әтнә районы Әйшияз авылыннан Фатыйма Сәхибулла кызы Хисмәтуллинага 95 яшь тулды.
Бу уңайдан аны район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова һәм “Изгелек” социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова өенә барып котладылар. Ә инде Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән котлау открыткалары тапшыргач, бик гаҗәпләнде Фатыйма әби. Җитәкчеләр аның хәлен белеп, сау-сәламәт хәлдә, җан тынычлыгы белән, кадерле булып яшәвен теләделәр.