ШӘМСЕТДИНОВ ГАБДЕЛВАХИТ ШӘМСЕТДИН УЛЫ
Шәмсетдинов Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 нчы елның 8 нче январенда Кукмара районы Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 нче елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 нче елның ноябрь аенда Совет Армиясенә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа связист булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. Ватан алдында изге бурычын үтәгән өчен ул "Кызыл Йолдыз" Ордены белән бүләкләнә.