ХАЕРТДИНОВ БИҖАН ХАЙРЕТДИН УЛЫ
Хаертдинов Биҗан Хайретдин улы. Хаертдинов Биҗан 1925 нче елның 1нче гыйнварында Мерәс авылында туа. Авыл мәктәбендә 5 класс белем ала. Аны Менделеевск шәҺәренә ФЗО курсларына җибәрәләр. Анда ул слесарь һѳнәрен үзләштерә. 1943нче елның 9нчы гыйнварында армия хезмәтенә алына. Аларны Монголия белән сугышка, Япония чигенә җибәрәләр. Анда бик интегеп окоп казуларын искә ала Биҗан абый.