ШӘРИПОВ ВАРИС САЛИХ УЛЫ
Шәрипов Варис Салих улы 1926 нчы елның 20 декаберендә Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1935 нче елда мәктәпкә укырга керә. Кәрәкәшле авылы Шмидт (хәзерге вакытта Нуриман) урамында Нуриман исемле малай белән сыйныфта гел бишле билгеләренә укыйлар. Һәр елны аларга бүләккә берничә дәфтәрләр биргәннәр, чөнки ул вакытта дәфтәрләр дефицит булган. Дәфтәрләр булмау сәбәпле, китап битләренә язып йөргәннәр. 1942 нче елда 7 нче сыйныфны укып бетермичә, колхоз басуына тырмага эшкә чыга, чөнки ачлык еллары булган.