Кукмара №2786 эвакогоспитале.
Кукмара №2786 эвакогоспитале.
Кукмара №2786 эвакогоспитале.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тыл хезмәткәрләре лаеклы өлеш кертте. Сугышның беренче көннәреннән алар "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен"лозунгы астында эшләделәр. Шушы көннәрдә тыл ветераны, Куралово авыл җирлегендә яшәүче Березкин Павел Семен улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу мөһим һәм шатлыклы вакыйганы тыл ветераны туганнары, якыннары белән каршылады.
2017 елның 18 нче августында 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Токанина Валентина Алексеевнаны Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль район Башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Ветераннар Советы әгъзасы Фатыйх Хикматуллин, шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар.
Петров Владимир Петровичка 90 яшь тулды. Олы яшенә карамастан, Владимир Петрович үзен яхшы хис итә. Ветеранны котларга Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары С. В. Осянин килде, ул Владимир Петровичка бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырды. Дәүләт башлыгы котлавында һәр ветеранның Җиңүгә керткән өлеше билгеләнгән: "Сез легендар җиңүчеләр һәм төзүчеләр буыны кешеләре , зур сынауларны намус белән уздыгы,з илне торгыздыгыз ".
Починок Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримовның хәтере шаккатмалы Хәтер һәркемдә төрлечә була. Берәүләр “Иртән ни ашаганымны оныттым инде” дисә, икенчеләр күп еллар элек булган хәлләрне дә истә тота. Поч.Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримов – шундыйларның берсе: өлкән яшьтә булса да, хәтеренең яхшы булуы белән шаккатыра. Кайбер вакыйгалар турында ул көнен-сәгатен әйтеп сөйли ала. Инде күптән дөнья куйган җитәкчеләрнең, колхозчыларның исем-фамилияләрен әйтеп бирә. Быелгы җәй көйсез килгәнлектән, сүзебез төрле еллардагы һава торышына барып терәлде.
Югары Ослан районы Татар Борнашы авылында яшәүче Гаврилина Анна Егоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Россия Президенты Котлау телеграммасын, район башлыгы исеменнән бүләкләрне юбилярга район башлыгы урынбасары Сегей Осянин тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин , җирле ветераннар Советы рәисе Дадыкина Г.Я. юбилярны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова тыл һәм хезмәт ветераны, Соболевский авылында яшәүче Афанасьев Иван Илларионовичны 90 яшь тулу уңаеннан котладылар. Иван Илларионовичка истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйтелде, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.
Югары Чура авылында гомер кичерүче Елизавета Антонова бүген үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев котлады, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, юбилярның туганнары һәм якыннары да Елизавета әбигә үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.
Кукмарада гомер кичереп, бүгенге көндә Ошторма Юмьяда яшәүче Шахмаева Елизавета Александровна шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Алар туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырылдылар. Шулай ук “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазановлар да юбилярга үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.
Балыклы авылында яшәүче Гарипова Кәнҗибану Хәбибулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды. Шулай ук “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, юбилярның якыннары һәм туганнары да үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.