ВӘЛИЕВ ХАЛИК ХӘМӘТВӘЛИЕВИЧ (1925-1992)
Халик (Габделхалик) - 1943 тә мобилизацияләнә, 1946 елда 2 нче группа сугыш инвалиды буларак демобилизацияләнә. Сугышта 1 Белорусия фронтында, 120 укчы полкта була. Бүләкләре - юбилей медальләре һәм юбилей ордены (1985). Зирекледә җирләнә. Соңгы елларда көнкүреш комбинатында йон теттерә һәм шуннан “Йончы” кушаматы тагыла. Хатыны - Гамирә Заһидулла кызы (1927) Балалары: Розалия (1959), Рәмзия Идрисова (1961), Малик Вәлиев (1962), Рәзинә Зарипова (1969).