ШӘРИПОВА РӘСИНӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ
Минзәләбашта туып-үскән Рәсинә апалар гаиләдә өч бала булганнар. Әтиләре бу якты дөньядан бик яшьли киткән. Ат җигеп, Казанга йөрүләр, салкын тигерүләр эзсез үтмәгән шул. Тол калган әниләре бик тырыш була, колхоз эшенә дә җитешә, хуҗалыгында маллар асрый, күп итеп бәрәңгесен үстерә. Балалары да үзенә ошап, тырыш булалар, иртә кул арасына керәләр. Рәсинә апа да мәктәп елларында ук колхоз эшләренә йөри башлый. Кеше саны җитми дип, аны Сүбәләккә урман кисәргә җибәрәләр. Ярый бригадирлары кешелекле булып чыга: “иртә әле сиңа мондый авыр эшләргә җигелергә”,- дип кайтарып җибәрә.