Арчада яшәүче ветераннар бүләкләнде
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев 28 мартта район Мәдәният йортында Арча шәһәрендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды. Ул аларга ил өчен иң авыр еллардагы фидакарьлекләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, имин тормыш теләде. "Арча хәбәрләре" газетасы